Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

"Хезмәт"ебезнең хөрмәтле ветераннары!

Сезне 19 май - Матбугат көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез, гаиләгезгә иминлек, сәламәтлек, озын гомер телибез!

Сез үткән юл - тарих битләрендә тирән эз калдырган, Сез башкарган хезмәт - район газетасын яшәткән. Гомерегез "Хезмәт"ебезгә җан өреп, иҗади бөеклек белән үткән. Район матбугатын яшәтүдә, катлаулы заманнарда да саклап калуда кылган игелекле гамәлләрегезне ул чорда сезнең белән бергә эшләгән буын онытмый, эш алымнарыгызны еш искә ала, яңа алмаш әзерләүдә һәрчак куллана.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле ветераннарыбыз! Тормышыгыз һәрчак мул булсын, һәр яңа көн бәхет-шатлык кына алып килсен, балаларыгызның, оныкларыгызның игелегенә күмелгән мәлдә, рәхәт яшәгез, авырмагыз!

Күпме хезмәт иңгән җилкәгезгә,
Әле дә тоеладыр ул йөкләр.
Типография тавышын ишеткәндәй
Буладыр кайчак күңелләр.
Куллар белән җыелган вак хәрефләр,
Станокның туктамас тавышы...
Борынгыдан калган агач диварларга
Бик күпләрнең сеңгән язмышы.
Куллар күпме энҗе бөртекләрен
Каләм белән тезгән ак биткә.
Сезнең белән үткән шанлы еллар
Сагындыралар хәзер бик тә!
Иң изге теләкләр белән, "Хезмәт" редакциясе коллективы исеменнән баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев.

Фото: yanarysh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250