Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хезмәттәшебез Гөлзидә Илдар кызы Газизуллинаның 10нчы март көнне гомер бәйрәме

Хөрмәтле хезмәттәшебез Гөлзидә Илдар кызы Газизуллинаның 10нчы март көнне гомер бәйрәме.

Гөлзидә, сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булганың өчен без сине хөрмәт итәбез. Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итеп, тормыш иптәшеңнең, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай.

Авырлыклар бер дә кичермә син,
Кыенлыклар бер дә килмәсен.
Синең йөзеңдәге шатлык нуры
Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

Йөзләреңдә чәчкә алсулыгы,
Күзләреңдә йолдыз балкышы.
Бәйрәмеңнең ямен күтәрсеннәр
Ирең, балаларың алкышы.

Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

Иң изге теләкләр белән «Хезмәт»леләр.

Фото: pozdravik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250