Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хезмәттәшебез – Илсөяр Кадыйр кызы ФӘЙЗРАХМАНОВАга 5нче августта 75 яшь тула

«Хезмәт» газетасын чыгаруда озак еллар фидакарь хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшебез - Илсөяр Кадыйр кызы ФӘЙЗРАХМАНОВАга 5нче августта 75 яшь тула.

Илсөяр Фәйзрахманова өч дистә елдан артык типографиядә «Хезмәт»не чыгаруда үзеннән бик зур өлеш кертте. Берсеннән-берсе вак хәрефләрне кулдан җыю, җыелган материалларны газета битенә матур итеп салу - бу эшләрдә аннан да оста, аннан да төгәл башка берәүне табып булмас кебек иде. Кече күңелле, кешелекле, ярдәмчеллеге белән абруй казанды.

Бүген шушы хөрмәтле хезмәттәшебезне олы юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез матур көннәр телибез. Илсөяр апа Ягъфәр ага белән имин, тигез гаилә тормышында озак, рәхәт яшәсеннәр дибез.
«Хезмәт»леләр.
Фото: http://may-flowers.ru/bouquet_195.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250