Хезмәт

Хезмәттәшебез РЕЗЕДА ХАННАН кызы МИННЕМУЛЛИНАның 12 декабрьдә 55 яшьлек юбилее

Җаваплылыгы чикләнгән «Сосна» җәмгыятендә баш хисапчы булып эшләүче хезмәттәшебез РЕЗЕДА ХАННАН кызы МИННЕМУЛЛИНАның 12 декабрьдә 55 яшьлек юбилее.

Сезне гомер бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итеп, якты киләчәгегездә ныклы сәламәтлек, җан җылысы, гел шулай ихлас күңелле булып, елмаеп, тирә-юньдәгеләргә җылы нурларыгызны таратып яшәвегезне телибез. Киләчәктә дә куйган хезмәтләрегезнең игелеген күреп, тормыш иптәшегез Рафыйк белән иңгә-иң куеп, гомер көзегезне каршыларга язсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, кояштай озын гомер, чынга ашкан хыяллар, үзегез сайлаган киләчәк телибез.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына!
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрегез.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: