Хезмәт

ХӘМИТ СӘЕТ улы БАЯЗИТОВның гомер бәйрәме – 55 яшьлек юбилее

12нче июль көнне «Арбор» җәмгыяте директоры ХӘМИТ СӘЕТ улы БАЯЗИТОВның гомер бәйрәме - 55 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Хәмит Сәетович! Сезне юбилеегыз белән чын күңелебездән тәбрик итәбез. Сезне игътибарлы булуыгыз, эшегезгә җаваплы карашыгыз, киң күңелле, тәвәккәл, сабыр, олы җанлы, тынгысыз йөрәкле, тырыш һәм намуслы хезмәтегез, һәрвакыт ярдәмчел кеше булуыгыз өчен хөрмәт итәбез. Сезгә тазалыкның иң ныгын, гомерләрнең иң бәрәкәтлесен, шатлык-куанычларның иң зурысын телибез. Тормыш иптәшегез Разыя ханым белән бер-берегезгә терәк булып, тигезлектә, муллыкта, газиз балаларыгызның игелекләрен күреп, оныкларыгызның шат авазларына сөенеп, кайгы-хәсрәтсез, имин тормышта яшәргә насыйп булсын.
Котлы булсын бәйрәмегез,
Тыныч булсын күңелегез.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез.
Ихтирам белән «Арбор» җәмгыяте коллективы.
Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: