Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хөрмәтле хезмәттәшебез Ясминә Тәлгат кызы Шәмсетдинованың 3 апрель көнне гомер бәйрәме

Ясминә! Сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз! Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен.

Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын-озак еллар яшәвеңне телибез. Ихлас күңелдән сәламәтлек, җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа. Апрель аеның ягымлы кояшы кебек һәркемгә җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Күңелең һәрчак матур, даладай киң булсын.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз!
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.

Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.


Иң изге теләкләр белән "Хезмәт" газетасы редакциясе коллективы.

Фото: koolinar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250