Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хөрмәтле җитәкчебез АСИЯ ханым ЗАКИРОВАны чын күңелдән олы юбилее

Безнең коллектив өчен бөтен яктан үрнәк булган хөрмәтле җитәкчебез АСИЯ ханым ЗАКИРОВАны чын күңелдән олы юбилее белән котлыйбыз.

Бөтен яктан тәртип ярата торган Асия ханым тәвәккәл, эшлекле, максатчан һәм шул ук вакытта кешеләр белән уртак тел табып эшли белгән кешелекле җитәкче буларак бездә зур соклану уята. Ул төрле сынау баскычларын үтеп, фәкать үз көче, үз тырышлыгы белән һөнәри осталыгын камилләштереп, зур бурычлар хәл итәргә сәләтле, тынгысыз җитәкче булып өлгерде. Гаиләсе өчен дә зур җаваплылык тойган Асия ханым тормыш юлдашы Радикка һәрвакыт терәк булырдай, сизгер йөрәкле, тугрылыклы, акыллы хатын, балаларына юмарт күңелле, кайгыртучан ана, оныкларына өзелеп торучы дәү әни буларак тирән хөрмәткә ия.
Асия күк шәфкать ияләре
Тугандыр ул якты таңнарда.
Янәшәдә Сез барлыкны тою,
Рәхәт була безнең җаннарга.
Язмыш үзе бәхет сорагандыр
Ат елында туган балага.
Ходай һаман куәт өстәп торсын
Йолдыз кебек балкып янарга.
Сезнең кебек асыл, күркәм затка
Без юллыйбыз изге теләкләр.
Тормышыгыз гел уңышлы булсын,
Шатлык белән типсен йөрәкләр.
Ихтирам белән «Радик» кибетләр челтәре коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250