Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хөрмәтле укытучыбыз!

Мин быел 5 сыйныфка укырга бардым. Безнең сыйныфны үзенең ягымлы карашы белән Люция Илдус кызы Шайхетдинова каршы алды.

Бер генә ай үтсә дә без аны якын, ышанычлы һәм яклаучы укытучыбыз итеп кабул иттек. Ул безгә үзенең киңәшләрен бирә, без аңа ышанабыз. Алдагы уку елларында да тырышып укырбыз, аңа борчулар китермәбез.

5 октябрь - укытучылар көне, нинди зур бәйрәм! Шул уңайдан сыйныф җитәкчебез - Люция Илдус кызы Шайхетдинованы, безне шушы баскычларга менгезеп җиткергән Ольга Михайловна Перфилованы һәм безгә икенче әниләребез урынында булган Лилия Мөбарәкҗан кызы Җамалиеваны, калган барлык уытучыларыбызны - Укытучылар көне белән чын күңелемнән котлыйм.

Сезгә нык сәламәтлек, авыр, җаваплы эшләрегездә сабырлыклар, күңел көрлеге, гаиләләрегездә тынычлык, шатлыклар, хәерле гомерләр генә телим. Җылы сүзләремне, изге теләкләремне шигъри юллар аша җиткерәсебез килә.

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз,
Өмет тулы күпме күзләргә Сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кайгыртып гел кеше кайгыларын,
Безнең янәшәдә эшлисез.
Ходай Сезгә озын гомер бирсен,
Рәхмәт Сезгә, чып-чын Кеше Сез!
Земфира Бариева,
Балтач мәктәбенең
5в сыйныфы укучылары
исеменнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250