Хезмәт

Иң кадерле кешебез – әтиебез ВАГЫЙЗ ВАСЫЙЛ улы ШИҺАБЕТДИНОВның 26 июльдә 60 яшьлек юбилее

Чапшар авылында гомер итүче иң кадерле кешебез - әтиебез ВАГЫИЗ ВАСЫИЛ улы ШИҺАБЕТДИНОВның 26 июльдә 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Олы юбилеең белән ихлас йөрәктән котлыйбыз. Киләчәктә сиңа бары шатлыкка төренгән бәрәкәтле тормыш, сәламәтлек, гаилә иминлеге, балалар бәхете, оныклар сөенече, әниебез белән тигез гомер итүегезне телибез. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, яклаучыбыз. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканыгыз, әтиләргә хас йөрәк җылысы белән кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа!
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Әти булган йортның бәхете зур,
Әни анда - олы бер терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрми
Яшәр өчен безгә Сез кирәк!
Изге теләкләр белән әбиебез, әниебез, балаларың, оныкларың, барлык туганнарың.
Фото: http://mygazeta.com/

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: