Бүген, 18 июнь көнне Казаннан безгә искиткеч шатлыклы хәбәр килеп иреште: хезмәттәшебез, сайтыбыз мөхәррире Фирдүс Шакиров белән тормыш иптәше Гөлнараның уллары дөньяга килде!
Без алар өчен ихлас сөенәбез, аларның көтеп алган олы шатлыкларын ихлас уртаклашабыз! Аларга тигез мәхәббәт, сәламәтлек, бәхетле, мул тормыш, хәерле гомер телибез! Улларын да үзләре кебек акыллы, тәүфыйклы, игелекле итеп үстерсеннәр!
Әле мондый матур уртак шатлыклары күп булсын, якыннарын, туганнарын гел сөендереп яшәсеннәр!
Әти-әни булуыгыз белән, Гөлнара-Фирдүс!
Фото:http://olpictures.ru/kartinki-aista-s-rebenkom.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев