Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ИЛЬЯС ШӘЙДУЛЛА улы НОТФУЛЛИНның 19 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее

Бөрбаш авылында яшәүче ИЛЬЯС ШӘЙДУЛЛА улы НОТФУЛЛИНның 19 ноябрьдә 50 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине күркәм юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Син безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың өчен, яратып, сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен, туган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен мең рәхмәт сиңа, әти. Киләчәктә дә сау-сәламәт булып, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның шат авазларына сөенеп, әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта яшәргә насыйп булсын.

Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч картлык
Тели сиңа кыз һәм улларың.
Иң изге теләкләр белән әниебез Гөлнара, балаларың Гүзәл-Рөстәм, Илфар-Алисә, Илнар-Алинә, оныкларың Әмир, Мурат, Диләрә, Данияр. Бу теләкләргә әбиебез һәм кода-кодагыйларың да кушыла.
Фото: http://rus-img2.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250