Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Истәлекле көн уңаеннан туган уй-кичерешләр

Кадерле әнием! Гомереңне тагын да түгәрәкләндереп килеп җиткән матур юбилеең таңында сиңа әйтәсе килгән иң изге, иң саф теләкләрем белән беррәттән туган хисләремне ничек һәм нинди сүзләр аша җиткерергә дә белмим.

Аллаһы Тәгалә кушуы буенча үземә дә «әни» дигән горур исемне йөртергә насыйп булгач кына әллә нинди сихри көчләр минем бөтен барлыгымны биләп, әнинең алиһәгә тиң зат икәненә аеруча инандырдылар. Эх, шул хисләрне бер янчыкка салырга да, сиңа җиткерергә иде.
Белер идең, минем ничек бәхетле икәнемне, сизер идең сиңа ничек рәхмәтле булганымны, аңлар идең минем сиңа карата булган ниятләремне. Ихлас йөрәгемнән сиңа мең рәхмәт укыйм. Дөнья куып, кайвакыт шушы кыска гына, әмма мөһим әһәмияткә ия булган сүзне әйтергә дә вакыт тапмаганым өчен кичер мине...
Син бүләк иткән гомерем, чиста намусым, саф тәрбиям, затлы тормышым, бәхетем өчен мең-мең рәхмәт сиңа, әнием.
Әле тагын бик озак еллар төпле киңәшләрең, яхшы гамәлләрең, һәрвакытта сокландыргыч сабырлыгың, тирә-юньдәгеләргә карата ярдәмең белән үрнәк булып, сырхауларга бер дә бирешми, якыннарың белән бергә-бергә яшәргә язсын.
Әтиебез өчен, минем гаиләм өчен, дус-туганнар өчен алыштыргысыз җылылык һәм яктылык чыганагы син! Аллаһы Тәгалә сине үз рәхмәтеннән ташламасын!
Җәйнең иң бай фасылы бүләк иткән юбилеең белән сине! Без сине бик яратабыз!!!
Сөекле әнием СВЕТЛАНА ӘХМӘТШИНАга ихтирамымны җиткереп, кызың Лилиана.
Фото: http://www.liveinternet.ru/showjournal.php?journalid=2670115&tagid=456&page=3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250