Хезмәт

ИВАН КОНСТАНТИНОВка 19 декабрь көнне 50 яшь тула

Озак еллар «Активист» күмәк хуҗалыгында баш агроном булып эшләүче ИВАН КОНСТАНТИНОВка 19 декабрь көнне 50 яшь тула.

Хөрмәтле Иван Васильевич, юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сез хуҗалыкта эшләү дәверендә үзегезне тынгысыз, төпле фикерле, тырыш, һәр эшне намус белән җиренә җиткереп башкаручы белгеч итеп күрсәттегез. Хуҗалыкның экономикасын, техник базасын үстерүгә керткән өлешегез мактауга һәм хөрмәткә лаек. Игенчелек тармагында булган үзгәрешләр эш алымнарын камилләштерүне таләп итсә дә, табигать тарафыннан бирелгән сынаулар - корылыклар килгәндә дә Сез беркайчан да югалып калмыйча аннан чыгу юлларын эзләп таба алдыгыз. Алдагы көннәрегездә дә шушы хезмәт юлыгыздан тайпылмыйча, газиз балаларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, муллыкта яшәргә насыйп итсен.
«Активист» күмәкхуҗалыгы идарәсе
Фото: http://vk.com/wall-38238960?z=photo-38238960_292484198%2Fwall-38238960_57

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: