Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле абыебыз ИЛДАР ГАЛИМУЛЛА улы ГАЛИУЛЛИНның 1 мартта гомер бәйрәме

Балтачта яшәүче кадерле абыебыз ИЛДАР ГАЛИМУЛЛА улы ГАЛИУЛЛИНның 1 мартта күркәм гомер бәйрәме.

Кадерле абыебыз! Гомер агышлары сине 50 яшь тулган күркәм юбилейга алып килде. Үткән еллар борчуларны үзе белән алып китсен дә, елларның һәр туачак көне күп шатлыклар, куанычлы хәбәрләр генә алып килсен. Гомер күгең һәрчак аяз, күңелеңдә гел яз, йөрәгеңдә гел дә наз булсын. Сәламәтлек, бәхет хөрмәт гел янәшәңнән атласын. Тормыш иптәшең Гөлнур белән тигезлектә, бер-берегезгә терәк булып, балалар игелегендә, туганнар хөрмәтендә мул тормышта яшәү насыйп булсын.
Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Тормышыңда булсын бәрәкәт.
Олы җаның, изге күңелең өчен
Барыбыздан сиңа зур рәхмәт.
Изге теләкләр белән Илзирә-Әлфис, Илсөяр-Рамил, Илсур-Гөлнара, Рифат-Ләйсән һәм балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250