Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле абыебыз ВЛАДИМИР ГЕРМАНОВИЧ СЕМЕНОВНЫҢ 1 гыйнварда олуг юбилее

Дорга авылында гомер итүче кадерле абыебыз ВЛАДИМИР ГЕРМАНОВИЧ СЕМЕНОВНЫҢ 1 гыйнварда олуг юбилее.

Абыебыз, сине бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа алдагы гомер юлыңда нык сәламәтлек, тыныч, имин тормыш, кызларың-кияүләреңнең игелеген күреп, оныкларыңның яратуын тоеп, Зинаида апа белән гел шулай пар канатлардай тигез, матур, озак яшәвеңне телибез. Без - туганнарыңа, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп, яшәү өчен терәк, таяныч булып торасың. Олы абыебыз буларак гел синең киңәшләреңә, ярдәмеңә таянабыз. Тырышлыгың, булганлыгың, үҗәтлегең, дөреслегең, үз һөнәреңне яхшы белүең белән авылдашларың һәм туганнарың арасында ихтирам казандың. Алга таба да туганлык җепләрен өзмичә, матур тормышта яшә.
50 яшьтә - ил агасы,
60 яшьтә - ил атасы.
Аккан судай уза гомер,
Уйлый калсаң, шаккатасың.
Рәхмәт сиңа, абый,
Барысы өчен.
Бердәнбер кыз туганыңны,
Сеңлем минем, дип яратканың өчен.
60 яшең котлы булсын,
Син - чын, сабырлык иясе.
Юбилейга теләк юллый
Сеңелеңнең гаиләсе.
Карадуганнан Сәгъдиевлар.
Фото: http://www.1zoom.net/Flowers/wallpaper/339340/z771.6/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250