Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле кешебез ГӨЛФӘНИЯ ГАРИФҖАН кызы НӘҖИПОВАның 28 август көнне 80 яшьлек юбилее

Яңгул авылында яшәүче, безнең өчен иң якын кадерле кешебез ГӨЛФӘНИЯ ГАРИФҖАН кызы НӘҖИПОВАның 28 август көнне 80 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез, әбиебез! Сине гомереңнең күркәм бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Әни! Син безнең өчен һәрвакыт сабыр, киң күңелле, олы йөрәкле булдың. Без сине бик яратабыз. Киләчәктә дә безнең белән бергәләп матур, тыныч тормышта яшәргә язсын.
Без бәхетле, әнкәй, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп баш иябез сиңа,
Бүген 80 яшең тулганда.
Эш-гамәлең синең маяк кебек,
Киңәш-сүзең булды таманга.
Мәрхәмәтле үзең, сокландыра
Кулларыңнан гөлләр тамганда.
Озак яшә, бер дә авырма син,
Хәер-савап кайтсын үзеңә!
Сагынышып җыелырга язсын
Әти-әни йорты түренә!
Иң изге теләкләр белән улларың, киленнәрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Фото: http://positime.ru/bouquet-of-flowers-as-a-gift

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250