Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле кешебез Камил Вәкил улы Низамиевның 55 яшьлек гомер бәйрәме!

Балтач бистәсендә яшәүче олы хөрмәткә лаек туганыбыз, кадерле кешебез Камил Вәкил улы Низамиевның 55 яшьлек гомер бәйрәме!

Кадерлебез, сине 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.
Озак еллар табиб булып эшләп, игелекле хезмәтең аша син бик күп райондашларга ярдәм итеп, үзеңнең гомереңне халык сәламәтлеген саклауга багышладың. Шәфкать тулы күңелең, ярдәмчел булуың белән районда аерым урын алып торасың. Без синең белән горурланабыз, барысы өчен дә бик зур рәхмәт сиңа.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән сине яратып әниең, бертуганнарың һәм аларның гаиләләре.http://www.fainaidea.com/wp-content/uploads/2015/03/%D1%86%D0%B2%D0%B5%D1%82%D1%8B_%D0%B8%D0%BD%D1%82%D0%B5%D1%80%D0%BD%D0%B5%D1%82_2.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250