Хезмәт

Кадерле кешебез МАҺИҖИҺАН ГОМӘР кызы ГАРИФУЛЛИНАның бүген олы юбилее

Юбилеең белән, Әни!

Яңа Салавыч авылында яшәүче кадерле кешебез МАҺИҖИҺАН ГОМӘР кызы ГАРИФУЛЛИНАның бүген олы юбилее.
Сөекле әниебез! Сине шушы матур, безнең өчен бик тә куанычлы, кадерле булган бәйрәмең белән котлыйбыз! Сиңа җан тынычлыгы, тән тазалыгы, хәерле гомер, бәхетле картлык телибез.
Аллаһы Тәгаләдән бүләк итеп бирелгән һәр көнеңне безне сөендереп, иң олы бәхетебез, иң зур шатлыгыбыз булып, хәер-догада үткәрергә язсын! Синең сабырлыгың, синең яшәешең безнең өчен һәрчак матур үрнәк, ихлас догаларың-теләкләрең исә сулар һава кебек кирәк.
Без бәхетле, Әни, син булганга,
Яшик әле бергә шатлыкта.
Дүрт ягыңда имән баганадай
Балаларың зурлый картлыкта.
Бер-беребезгә терәк-таяныч, өмет-ышаныч тулы, бәрәкәтле гомер теләп, кызларың-кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.
Фото: http://goodimg.ru/tsvetyi-ufa1.jpg.html

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: