Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле кешебез – әниебез САНИЯ ГАБДРАХМАН кызы ЗАҺИДУЛЛИНАның 2 гыйнварда олы бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.

Бөрбаш авылында яшәүче иң кадерле кешебез - әниебез САНИЯ ГАБДРАХМАН кызы ЗАҺИДУЛЛИНАның 2 гыйнварда олы бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.

Безнең өчен бик газиз, бер генә булган, иң җылы йөрәкле, иң йомшак куллы, назлы карашлы, иң якын һәм кадерле кешебез - әниебез! Сине туган көнең белән котлыйбыз! Сиңа ак бәхетләр, ныклы тазалык, сәламәтлек, озын гомер телибез. Йөзләреңдә һәрвакыт кояш балкысын, күңелең бер дә сүрелмәсен. Әтиебез белән тигезлектә, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, безнең уңышларга сөенеп, бергә-бергә яшәргә насыйп булсын. Синең тәмле ашларыңа, йөрәкне тынычландырырдай акыллы сүзләреңә, сөйкемле елмаюыңа бер нәрсә дә тиң түгел. Рәхмәт сиңа барысы өчен дә!
Әниебезгә булган рәхмәт сүзен
Алыштырмас һичбер бүләк тә.
Ныклы сәламәтлек, озын гомер -
Балаларың шушы теләктә.
Шатлык-куанычлар юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчендә
Күз карасы кебек сакласын.
Сине бик-бик яратып, тормыш иптәшең Рафис, балаларың Ирек-Гүзәл, Рөстәм-Лилия, оныкларың Галия, Булат.
Фото: http://foto-cvetov.com/bukety4.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250