Хезмәт

Кадерле кешебез ШАМИЛ САЛИХ улы ЗИЯТДИНОВның 10 ноябрьдә 60 яшьлек күркәм бәйрәме иде

Чепья авылында яшәүче кадерле кешебез ШАМИЛ САЛИХ улы ЗИЯТДИНОВның 10 ноябрьдә 60 яшьлек күркәм бәйрәме иде.

Кадерлебез! Сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы тормышыңда сиңа озын гомер, тазалык, җан тынычлыгы, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, шатлыкларга күмелеп, тигезлектә, муллыкта бәхетле гомер кичерергә язсын.
Еллар узган саен ныграк уйлыйм,
Кеше булып яшәү кирәген.
Вакыт үткән саен аңлыйм кебек
Чын ирләрнең асыл йөрәген.
Син зур терәк безнең өчен,
Сүнмәс учак безнең тормышта.
Гомер юлдашымны син иткәнгә
Мәңге рәхмәтле мин язмышка.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мәгъдүдә, балаларың Миләүшә-Андрей, Айнур, оныгың Тимур. Бу теләкләргә кода-кодагыйлар һәм барлык туганнар да кушыла.
Фото: https://www.sima-land.ru/620859/plakat-60-let/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: