Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле кешебез СӘЛИМӘ БАРИ кызы ЗИННӘТУЛЛИНАНЫҢ 22 сентябрьдә туган көне

Чапшар авылында яшәүче кадерле кешебез СӘЛИМӘ БАРИ кызы ЗИННӘТУЛЛИНАНЫҢ 22 сентябрьдә туган көне.

Сәлимә! Сине олуг юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа иң мөһиме - ныклы сәламәтлек, хәерле озын гомер, тынычлыкта, муллыкта яшәвеңне теләп калабыз. Син безнең төп йортыбызның якты маягы, әниебезнең ныклы терәге, без сиңа бик-бик рәхмәтле. Кайчан гына килсәк тә, йөзең якты, шатланып каршы аласың, хәер-фатыйхаңны биреп озатып каласың. Моңарчы ничек матур яшәгән булсак, калган гомерләребезне дә бер-беребезгә кирәк һәм терәк булып, кайгы-шатлыкларны бергә бүлешеп яшәргә насыйп әйләсә иде Раббым. Ике кызың-ике йолдызың Гөлшат белән Ләйләнең, киявең Рифкатьнең игелекләрен күреп, оныкларың Зилә, Раяз, Азаматның шат авазларына куанып, озын-озак яшә әле, Сәлимә, бәхетле бул!
Иң-иң эчкерсез изге теләкләр белән Камаловлар, Габдрахмановлар, Мөхәммәтҗановлар.
Фото: http://lifeandjoy.ru/foto/225-krasivye-bukety-cvetov.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250