Балтачта яшәүче кадерле кешебез СӨНГАТУЛЛА ГЫЙНИЯТУЛЛА улы ГЫЙНИЯТУЛЛИНның 25 октябрьдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел бул! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәргә язсын.
Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен.
Иң изге теләкләр белән әниебез, кызың Алисә, улың Илнар-Алсу, оныкларың Нәркизә, Динар.
Фото: http://muzmix.com/user/milana18/songs/85694