Борнак авылында яшәүче кадерле кешебез ТАҺИР ГЫЙЛЬМУЛЛА улы МӨХӘММӘДИЕВның 16 июльдә 55 яшьлек юбилее.
Әтиебез, сине юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Әнигә ышанычлы тормыш иптәше, кызларыңа кайгыртучан әти, якыннарыңның кадерле туганы, төпле киңәшчесе, тирә-юньдәгеләр өчен мәрхәмәтле кеше булуың белән яшәешебезнең матур бизәге син!
Бүгенге көндә әниебез белән авыру бабаебызны кадерләп, хөрмәт итеп тәрбиялисез. Сезгә булган рәхмәтебез иксез-чиксез. Киләчәктә саулык, сәламәтлек, бәрәкәтле мул тормыш, иман байлыгы, кимемәслек көч-куәт, бәхетле, тигез озын гомер, дөньяның барлык матурлыгын телибез сиңа. Иңнәреңә рәхмәт фәрештәләре генә кунып, Ходай-Тәгалә сине бары тик изге юллардан гына алып барсын дигән теләктә калабыз.
Сине яратып, хөрмәт итеп, әтиең, тормыш иптәшең Резида, кызларың Лилия, Әлфия, киявең Ленур, кода-кодагыең, барлык туганнарың.
Фото: http://www.bankoboev.ru/oboi_buket_cvetov.r.htm
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев