Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле кешеләребез РӘЙХАНӘ һәм РӘХИМҖАН ХӘКИМҖАНОВЛАРның 30 октябрьдә алтын туйлары

Шода авылында яшәүче кадерле кешеләребез РӘЙХАНӘ һәм РӘХИМҖАН ХӘКИМҖАНОВЛАРның 30 октябрьдә алтын туйлары.

Кадерле әти-әни! Сезне гомер юлындагы истәлекле алтын туегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Безнең өчен һәрчак үрнәк сез, кешеләргә ихтирамлы булдыгыз, моның белән без дә горурланабыз. Үстердегез, кеше иттегез, барысы өчен дә мең рәхмәт. Сезгә киләчәктә дә сәламәтлек, шатлык-куанычлар, гаилә бәхете телибез.
Изге теләк, назлы сүздән башка
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле сез,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Тигез гомер насыйп булсын,
Гел атлагыз янәшә.
Сау-сәламәт булып кына
Яшәгез йөзгәчә.
Изге теләкләр белән барлык балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз исеменнән Фәнис һәм Альбина.
Фото: http://muzmix.com/user/bamik/songs/38451

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250