Хезмәт

Кадерле әниебез ФИРДӘВЕС ФӘТТАХ кызы ЙОСЫПОВАга 8 июльдә 75 яшь тула

Смәел авылында гомер итүче кадерле әниебез ФИРДӘВЕС ФӘТТАХ кызы ЙОСЫПОВАга 8 июльдә 75 яшь тула.

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Туган көнең белән ихлас котлыйбыз. Ходай биргән гомереңне сәламәтлектә, тынычлыкта, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп яшәргә язсын. Безгә биргән төпле киңәшләрең, кылган яхшылыкларың өчен мең рәхмәт сиңа.
Туган көнең котлы булсын,
Картайма, әни, бер дә.
Догаларың кабул булсын,
Бәхетле яшә җирдә.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардай якты, гөлдәй гүзәл,
Синең белән, әни, туган йорт ямьле.
Иң изге теләкләр белән балаларың, киленең, кияүләрең, оныкларың.
Фото: http://lihachkraz.ru/yubilei/75-let

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: