Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниебез ФӘРИДӘ ШӘРИП кызы РӘХИМҖАНОВАның 26 июльдә 55 яшьлек юбилее

Көшкәтбаш авылында яшәүче кадерле әниебез ФӘРИДӘ ШӘРИП кызы РӘХИМҖАНОВАның 26 июльдә 55 яшьлек юбилее.

Сөекле әниебез! Сине алтын юбилеең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, илаһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам», дип, чын күңелдән борчылучы әниебез. Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә сандугачлар кебек сайрашып яшәвегезне телибез.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың, киявең.
Фото: http://ok-rassilka.lark.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250