Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниебез ГӨЛСИНӘ ГАБДЕЛБӘР кызы РАМАЗАНОВАның 13 ноябрь көнне 50 яшьлек юбилее

Түнтәр авылында яшәүче кадерле әниебез ГӨЛСИНӘ ГАБДЕЛБӘР кызы РАМАЗАНОВАның 13 ноябрь көнне 50 яшьлек юбилее.

Әниебез! Сине күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Һәрвакыт ярдәм итәргә ашыгуың, сөенеп каршы алуың, олы йөрәгең, изге күңелең - сине тагын да ныграк яратырга мәҗбүр итә. Әти белән тигезлектә, муллыкта, озын-озак яшәвегезне телибез. Мөлаем йөзеңнән елмаю беркайчан да китмәсен, күңелең көр, җаның тыныч булсын.
И, әнием! Бары синең белән
Түп-түгәрәк безнең тормышлар.
Бары синдер, үзебездән артык
Балалар, дип янган, тырышкан.
Мең рәхмәтем әйтеп, башым иям,
Иң кадерле кешем дөньяда.
Озак яшә син, кайгы-хәсрәт күрми,
Без бәхетле тик син булганда!
Изге теләкләр юллап, әби-бабай, әти, кызың Фирүзә, кодагыең Гөлзада исеменнән улың Фәннур, киленең Зөһрә.
Фото: http://vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250