Хезмәт

Кадерле әниебез ГӨЛЗАДА ӘХӘТ кызы ГАБДЕЛХАКОВАның 1 август көнне 70 яшьлек юбилее.

Чутай авылында яшәүче кадерле әниебез ГӨЛЗАДА ӘХӘТ кызы ГАБДЕЛХАКОВАның 1 август көнне 70 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине олы юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Сиңа бәрәкәтле озын гомер, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы телибез. Әти белән бер-берегезне аңлап, иңне-иңгә куеп, безне кадерләп үстереп, олы тормышка аяк бастыргансыз. Алдагы көннәрдә да безгә терәк булып, дөньяның барлык рәхәтен күреп, балалар, оныклар ихтирамын тоеп, әти белән тигезлектә, озак еллар бергә яшәргә язсын.
Тоеп яшә дөнья матурлыгын,
Якыннарның тоеп җылысын.
Саулык бирсен Ходай бар гомереңә,
Бу бәхетнең иң-иң олысы.
Иң изге теләкләр белән әтиебез Рашит, Фәнис-Гөлчәчәк, Гөлнара-Инсаф, Эльмира-Рәсим, 7 оныгың һәм барлык туганнарың.
Фото: http://fun2mass.ru/shares/single/8931

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: