Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниебез ӘЛФИЯ ГАБДЕЛБӘР кызы ГАРИФУЛЛИНАга 5 мартта 55 яшь тула

Иске Салавыч авылында яшәүче кадерле әниебез ӘЛФИЯ ГАБДЕЛБӘР кызы ГАРИФУЛЛИНАга 5 мартта 55 яшь тула.

Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен аңларга өйрәтүче, күкрәк сөте белән иман иңдерүче әниебез! Сабырларның сабыры, тырышларның тырышы, бар гомереңне гаиләңә - безгә, туганнарыңа, барча кешегә яхшылык эшләүгә багышладың. Тормыш юлыңда тугрылыклы хатын, үрнәк Ана, әйбәт килен, яраткан әби, киң күңелле, юмарт, кешелекле туган булдың. Нинди эшкә алынсаң да, җиренә җиткереп башкара белдең. Тормыш юлың синең җиңел булмады. Шул гомер эчендә югалтулар да, хәсрәтләр дә күп күрдең. Язмыш сине ничек кенә сынаса да, кешелеклегеңне югалтмадың, сынмадың, сыгылмадың. Синең кешелеклегең, сабырлыгың алдында без баш иябез.
Әниебез! Синең олуг бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, саулык, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, балаларыңның-оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән озак яшәргә язсын.
Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сиңа,
«Әни!» - диеп дәшү шундый рәхәт.
Әни булдың, әни булып калдың,
Һәр көнеңне безнең өчен яшәп.
«Әни!» - диеп әйтә алу бәхет,
Син яшисең һәрчак безне дәшеп.
Безгә кылган игелекләреңне
Булса иде, әни, бәхилләтеп.
«Балакаем», - диеп каршы алган
Әнкәй булу - олы бәхет икән ул.
Дога кылып, арттан карап калган
Әнкәй булу - олы бәхет икән ул.
Сине яратып, кызларың Айгөл, Алсинә, кияүләрең Рамазан, Илнар, оныкларың Рүзия, Әдилә. Бу теләкләргә әтиебез дә кушыла.
Фото:http://www.uumoda.ru/news/421/156122/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250