Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниебез Лилия Рифат кызы Вәлиеваның олуг юбилее

Балтач бистәсендә яшәүче кадерле әниебез Лилия Рифат кызы Вәлиеваның шушы көннәрдә олуг юбилее.

Әни! Безнең өчен иң якын сүз шушыдыр! Нинди җылы һәм йомшак бит ул... Без ничә яшькә җитсәк тә, кайларда гына йөрсәк тә - әниебезнең сулышын, кул җылысын, күз карашын янәшәдә тоябыз!
Әни! Никадәрле тирән сөюне үзендә саклый ул төшенчә! Хак Тәгаләнең сайрар кошлары сине котлап суза үзләренең иң гүзәл җырларын, хәтта, табигатьтә самимилек итүче кыш үзе синең күңел матурлыгы алдында баш ия кебек.
Синең күңел сафлыгың, кешеләргә карата булган хөрмәтең, әти-әниләреңә булган ихтирамың, кешеләр белән мөгалләмә кора, үзеңнән кечеләргә яратып, сабыйларча карый белүең... - болар барысы да әти-әниеңнең биргән тәрбиясе белән беррәттән синең күңел матурлыгың турында сөйли, әни! Рәхмәт сиңа безне якты дөньяга тапкан, укыткан, тәрбияләгәнегез өчен. Рәхмәт барысы өчен дә!
Гомер бәйрәмең котлы булсын! Ихлас күңелдән синең көчле ихтиярың алдында, Аллаһы Тәгаләгә булган ышанычың алдында, синең күз-керфегеңне ачып каршы алган һәрбер көнеңә, һәрбер мизгел өчен Аллаһыга рәхмәт укыйбыз! Һәр көнне яратып, һәр мизгелдән ямь табарга тырышып яши белүең алдында башыбызны иябез. Кадерле кешебез, бәйрәмең котлы булсын!
Булган саулыгыңнан Аллаһы Тәгалә беркайчан аермасын. Барлык туганнарың һәм дусларың белән бергә яшә, аларга һәрвакыт таяныч бул; әниеңне сөендереп аның өчен иң кадерле кыз да, рухи терәк тә булып кал; шатлык-сөенечләрне уртаклашучы иң якын кеше бул. Аллаһы Тәгалә сиңа озын гомер насыйп итсен.
Иң изге теләклләр белән, балаларың Ирек-Динә, тормыш иптәшең Илгать, әниең Рауза һәм Суфия, әлеге теләкләргә апаең Резеда һәм сеңлең Ландыш гаиләләре дә кушыла.http://3.bp.blogspot.com/-Yx201cAwFkc/U6_oq41Z0mI/AAAAAAAABVA/Gsq3wvc6BQI/s1600/flowers.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250