Хезмәт

Кадерле әниебез ҖӘМИЛӘ МӨХТӘРУЛЛА кызы ШӘЙХИЕВАның 15 мартта 55 яшьлек юбилее

Иске Салавыч авылында яшәүче кадерле әниебез ҖӘМИЛӘ МӨХТӘРУЛЛА кызы ШӘЙХИЕВАның 15 мартта 55 яшьлек юбилее.

Кадерле әниебез! Сине гомер агышыңның истәлекле бәйрәме - 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Күңелләрдә сиңа булган хисләребезне сүзләр белән генә аңлата алмыйбыз. Безнең өчен син дөньяда иң кадерле, иң кирәкле, иң үрнәк зат! Киләчәкнең ал таңнары сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар, олы бәхет алып килсен. Кайгы-хәсрәт күрсәтмичә, әтиебез Минсур белән җил-яңгыр тидермичә кадерләп үстергән балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп безнең арада озын-озак яшәвеңне телибез. Киләчәктә дә безгә кирәк, терәк булып, матур, дөрес киңәшләреңне биреп яшә, әнкәй!
Син бит безнең өчен кояш,
Синнән нурлар алып яшибез.
Озак яшә, сәламәт бул,
Иң кадерле, якын кешебез!
Сиңа олы ихтирам һәм изге теләкләр белән балаларың Илшат-Айсылу, Илназ-Гүзәлия, оныкларың Ильвина, Ислам, Әдилә, кода-кодагыйларың.
Фото: http://master-buket.ru/goods/detali.html?product_id=613

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: