Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниебез МӨНӘВӘРӘ ШӘМСЕТДИН кызы ГАРИФҖАНОВАның 13 апрель көнне олуг юбилее.

Смәел авылында яшәп, гомер итүче кадерле әниебез МӨНӘВӘРӘ ШӘМСЕТДИН кызы ГАРИФҖАНОВАның 13 апрель көнне олуг юбилее.

Әни! Җир йөзендә иң матур сүз «әни». Әни диеп әйттеңме, шул бер сүздән ул синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Әниебез - син иң изгеләрнең, иң бөекләрнең, иң сөйкемлеләрнең берсе булып үскәнсең. 80 ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, сынмаган-сыгылмагансың.
Әниебез - син безнең өчен бердәнбер, иң кадерле олы зат, бөтен гомереңне, көчеңне безнең бәхет өчен биргәнсең. Әтиебез белән безне ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстереп, аякка бастыргансыз. Аллаһы Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп, күпме еллар укыган догаларың кабул булып, сәламәтлек, ныклы тазалык, хәерле озын гомер бирсен. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә, әниебез! Синең алда баш иябез без.
Ана күңеле кебек җылы, нурлы
Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.
Ана сөюе кебек чиксез тирән
Җир йөзендә һичбер диңгез юк.
Иң изге теләкләр белән балаларың Зиннур-Рәмзия, Гөлнур-Рамил, Рафил-Алсу, оныкларың, оныкчыгың.
Фото: http://www.dom.ledybiznes.ru/korzina-cvetov-svoimi-rukami/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250