Хезмәт

Кадерле әниебез НУРИЯ МӨБАРӘК кызы САБИРОВАның 26 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее

Норма авылында яшәүче кадерле әниебез НУРИЯ МӨБАРӘК кызы САБИРОВАның 26 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее.

Әни! Син безнең өчен үрнәк өлгесе, олы жанлы, хөрмәткә лаек кеше. Сине иң шатлыклы бәйрәмең, жан тибрәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, әтиебезнең күңел жылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телиебз. Гел шулай безгә терәк, киңәшче-сердәшче булып, әрнү-сагыш белмичә, якты дөньяның рәхәтен күреп яшәргә язсын.
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга бер дә ашыкма.
Иң изге теләкләр белән әбиебез, әтиебез, балаларың Эльвира, Ландыш-Алмаз, кода-кодагыең һәм Айрат.
Фото: http://dendrosad.simbis.ru/art/korzinka-mini-rozyi-i-hrizante/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: