Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниебез РЕЗИДА ӘЛТӘФ кызы МӨХӘММӘДИЕВАның 28 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее иде

Гомер юлын хезмәт сөеп, һәр эшен яратып башкарган, Борнак авылында гомер кичерүче, безнең өчен кадерле булган әниебез РЕЗИДА ӘЛТӘФ кызы МӨХӘММӘДИЕВАның 28 сентябрьдә 50 яшьлек юбилее иде.

Аларның әти белән тормыш итүләренә 30 ел. Әниебез гомеренең 21 елын терлекчелектә сыер савып, 8 елын хуҗалыктан сөт җыеп, 5 ел инде урын өстендә яткан бабабызны кадер-хөрмәттә тәрбияли.
Яраткан әниебез! Ышанычыбыз! Таянычыбыз! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлыйбыз. Гомернең озынын, тазалыкның ныгын, шатлык-куанычның олысын телибез. Кадерле әтиебез белән муллыкта, бер-берегезгә терәк булып, кызларыңның игелекләрен күреп, оныгыңның шат авазларына сөенеп, кайгы-хәсрәтсез яшәргә язсын сезгә. Әни, без синең сабыр, киң күңелле булуың белән горурланабыз!

Сине хөрмәт итеп, бабаебыз, әтиебез Таһир, кызларың Лилия, Әлфия-Ленур, оныгың Солтан, кода-кодагыең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250