Хезмәт

Балтач районы

Котлыйбыз

Кадерле әниебез РӘМЗИЯ ВИССАРИОНОВНА ХӘБРИЕВАның 17 мартта 60 яшьлек юбилее.

Югары Субаш авылында яшәүче кадерле әниебез РӘМЗИЯ ВИССАРИОНОВНА ХӘБРИЕВАның 17 мартта 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле булып, без - балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә. Әнкәй, диеп әйтер кешең булу нинди бәхет бит ул дөньяда!
Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Белдерәбез туган көнеңдә.
Үстердең син безне кеше итеп,
Олы рәхмәт барысы өчен дә.
Озын гомер бирсен Ходай, дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең, оныкларың исеменнән улың Раушан, киленең Алия, оныгың Раян.
Фото: www.zikul.com

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250