Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниебез Рәйсә Шәмсемөхәммәт кызы Фәйзрахманованың бүген гомер бәйрәме - туган көне

Кенәбаш авылында яшәүче олуг хөрмәткә лаек кешебез, кадерле әниебез Рәйсә Шәмсемөхәммәт кызы Фәйзрахманованың бүген гомер бәйрәме - туган көне.

Кадерлебез, сине туган көнең белән ихластан котлап, иң беренче чиратта рәхмәтләребезне ирештерәбез. Рәхмәт әни, әти белән безне яхшы кешеләр итеп, сөеп үстердегез. Тормышта күпләргә үрнәк гаилә корып, яшәү өчен көч биреп яшисез. Барлык кылган изгелекләреңә, ярдәмнәреңә, бөтен гомереңне «балаларым, оныкларым, туганнарым» дип, өзелеп яшәгәнең өчен тирән рәхмәтлебез. Син үзеңнең күңел җылысын һәркемгә дә җиткерәсең, төпле киңәшләрең белән ярдәм итәсең. Кунакчыл йортыбызда һәрвакыт тәмле ризыклар әзерләп, кем генә килсә дә елмаеп каршылап, ихтирам күрсәтеп, озатып каласың.
Йортыбызның нуры, тормышыбызның терәге, таянычы булып, озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын. Саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы белән әтиебез белән бергәлектә безнең уңышларыбызга куанып, шатланып яшә, дөньядагы иң изге, иң кадерле кешебез.

Сабый чагым ерактарак калган саен,
Күз төпләрен күләгәләр сарган саен,
Көмеш чәчләр, акыл зиһен арткан саен,
Кадерең синең арта бара, әнием минем.

Синең сүзне кабатлыймын балаларга,
Күз карашың, назың кирәк дәваларга,
Җылы сүзең үтеп керә яраларга,
Кояшым син, якты көнем, әнием минем.

Юмартлыгым, көләчлегем - синнән бүләк,
Бүген дә син барыбызга безнең үрнәк.
Оныкларың котлый икән сине, димәк,
Гомер юлың матур үткән, әнием минем.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Мансур, улың Раушан, киленең Римма, кызларың Раушания, Зәлия, кияүләрең Фәрит, Раушан, оныкларың Илфар, Илдан, Зәлинә, Камилә.
smexkartinka.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250