Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниебез ЯЗИЛӘ НИЗАМЕТДИН кызы ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАның 28 март көнне олуг юбилее.

Борнак авылында яшәүче кадерле әниебез ЯЗИЛӘ НИЗАМЕТДИН кызы ГЫЙЛЬМЕТДИНОВАның 28 март көнне олуг юбилее.

Кадерле әниебез, сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа бездән бер генә теләк - саулык-сәламәтлек, тән сихәтлеге ул - озын, гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы. Йөрәгең бүгенгедәй мәңге яшь калсын, тормыш дәрте сүнмәсен һәм сүрелмәсен, һәрчак шулай ягымлы һәм мөлаем булып кал! Әниебез, син һәрвакыт безгә зур таяныч, киңәшче, шәфкатьлелек һәм изгелек үрнәге. Безгә биргән тәрбияң, яхшы фикерең, йөрәк җылың өчен Сиңа бик зур рәхмәт. Гомер күгең аяз, күңелеңдә гел яз, йөрәгеңдә һаман наз булсын. Сиңа кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, балаларыңның игелеген күреп, оныкларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, шатлык-куанычларга күмелеп яшәвеңне телибез.
Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,
Исле гөлләр белән җир ямьле.
Йолдызлардай якты, гөлдән гүзәл,
Синең белән, Әнкәй, туган йорт ямьле.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызың, оныкларың.
Фото: http://www.tcvet.ru/buketi_v_podarok/buketi_na_kazhdiy_den/product-264.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250