Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниебез Зөлфирә Фәсхи кызы Камаловага 65 яшь!

Бүген 22 февральдә Балтач бистәсендә яшәүче кадерле әниебез Зөлфирә Фәсхи кызы Камаловага 65 яшь!

Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлы¬гы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, ба-лаларыңның, кияүләреңнең һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, иге¬лекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.

Син - безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Син - әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше.
Син - һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.
Син - бар туганнарны, балаларыңны, кияүләреңне, оныкларыңны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Син - гомереңне бар кешегә үрнәк итеп яшәүче мөләем хатын кыз.
Һәр көн сине котлап кояш чыксын,
Нурлары назлап әтидән сәлам җиткерсен.
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсенәр.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Сызламасын йөрәгең.
Чирне белмә, кайгы күрмә,
Япь-яшь булып калсын күңелең.
Якты йолдыз кебек балкыйсың,
Тормыш юлларыбыз күгендә.
Иң кадерле кешебез булып,
Торасың син күңел түрендә.
Бусагадан өйгә атлаганда,
Рәхмәт укый-укый керәбез.
Яратабыз сине хөрмәтлибез,
Изге заттай итеп күрәбез.
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,

Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Иң изге теләкләр белән кызларың Энҗе,Зөһрә, кияүләрең Фәрит, Эдуард һәм оныкларың Фәнзил, Эльвина, Эвелина, кода-кодыгйларың, туганнарың кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250