Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әтиебез Илфат Мәсхүт улы Шакировның 60 яшьлек юбилее

18 гыйнварда Норма авылында яшәүче кадерле әтиебез Илфат Мәсхүт улы Шакировның 60 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Син гыйнвар салкыннарында туган булсаң да, без - якыннарыңа җылылык бирә торган кайнар йөрәгеңә тагын да көч-куәт өстәлсен. Кышкы тәрәзәләрдәге бизәкләрдәй, күңелең матур, даладай киң булсын. Гел шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Ходай сиңа әниебез Һидая белән тигезлектә балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын.
Бүген синең юбилеең, әти!
Алтмыш яшең - Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул, яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.

Абынганда - җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе алтын икәнен.
Син - тамыры булсаң, без - тармагы,
Җиргә берегеп үскән имәннең.

Алтмыш яшь ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.

Рәхмәт, әти, сиңа барсы өчен.
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә.
Һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.

Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең -
Без калабыз шушы теләктә.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Һидая, балаларың, киленең, оныкларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250