Хезмәт

Кадерле әтиебез ИЛГИЗ ТИМЕРГАЛИ улы ЗАРИПОВка 19 июльдә 60 яшь тулды

Смәел авылында яшәүче газиз кешебез, кадерле әтиебез ИЛГИЗ ТИМЕРГАЛИ улы ЗАРИПОВка 19 июльдә 60 яшь тулды.Шушындый зур һәм якты бәйрәм көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз.

Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле тыныч тормышта гомер ит.
Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул.
Безне сөендереп, озын-озак яшә! Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Кешелекле бит син, изге җанлы,
Ярдәмчел син дуска, туганга.
Синнән газиз кеше бармы икән,
Без бәхетле тик син булганга.
Сине хөрмәт итеп һәм яратып, әниебез Рәүфә, балаларың Рәсилә-Илһам, Рөстәм-Алия, оныкларың Инсаф, Аяз, Ислам, Камилә.
Фото: http://magazincvety.ru/bukety/

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: