Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әтиебез МӨДӘРИС ГАРИФУЛЛА улы ГАРИФУЛЛИНга 20 февраль көнне 65 яшь тула

Чепья авылында яшәүче кадерле әтиебез МӨДӘРИС ГАРИФУЛЛА улы ГАРИФУЛЛИНга 20 февраль көнне 65 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит.
Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың Зәлия-Азат, Рафаэль-Люда, Илһам-Лилия, Диләрә, оныкларың Аяз, Рияз, Диана, Рафил, Ильвина, Инсаф. Бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.
Фото: buket

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250