Норма авылында яшәүче кадерле әтиебез РӘФХӘТ ЗӘКИ улы НӘБИЕВның 9 апрельдә 70 яшьлек юбилее.
Әтиебез, сине юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Алдагы гомереңдә исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, әниебез белән бергә, кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, бер-берегезгә терәк булып, гомер итүегезне телибез.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык
Һәрвакыт юлдаш булсын.
Теләкләргә фәрештәләр
«Амин» дип дога кылсын.
Чын йөрәктән чыккан теләкләрне
Кабул итче, әти, бу көндә.
Әнигә - пар, безгә терәк булып,
Яшик әле шулай гел бергә.
Иң изге теләкләр белән әниебез Роза, балаларың Ил- шат-Лилия, Альберт-Эльвира, Ленар-Рәмзия һәм оныкларың.
Фото: http://dear-blog.com/coffee/buket-dlya-sestrenki.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев