Иске Салавыч авылында яшәүче кадерле әтиебез ЯГЪФӘР- САДЫЙК ГАБДЕЛГАНИ улы ГАБДЕЛГАНИЕВның 4 мартта 80 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез! Сине гомер бәйрәмең, 80 яшьлек юбилеең белән кайнар котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, куаныч-шатлыклар, зур бәхетләр телибез. Киләчәктә дә әни белән парлап канат кагып, безне шатландырып, сөендереп, озын-озак гомер итәргә язсын Сезгә.
Әтиебез! Безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр Кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.
Тормышыбыз һәрчак ямьле булсын,
Бергә-бергә матур яшик без.
Синең киңәшеңне, терәгеңне тоеп
Әти, диеп озак дәшик без.
Иң изге теләкләр белән әниебез, Зөфәр-Римма, Гомәр, Фәния-Мәкъсүт, оныкларың Илназ-Алия, Илдар, Гүзәл, Гөлинә, оныкчыкларың Әмир, Әминә, барлык туганнарың исеменнән кызың Сәрия, киявең Илдус.
Фото: http://www.modnaya.ru/shop/flowers/standartnye/44/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев