Хезмәт

Кадерле туганыбыз МАРЗИЯ МӨНИР кызы ӘХМӘТОВАның 16 октябрьдә туган көне — 55 яшьлек юбилее

Түгәрәк табынлы ныклы нигездә туып үскән, бер ояда канат ярган, тормыш сынауларын да, шатлык-куанычларны да уртак итеп яшәүче кадерле туганыбыз МАРЗИЯ МӨНИР кызы ӘХМӘТОВАның 16 октябрьдә туган көне - 55 яшьлек юбилее.

Кадерле сеңлебез, апабыз! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет, шатлыклар телибез. Киләчәгең җырдагы кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Кешелекле бит син, олы җанлы,
Шәфкатьле син дуска, туганга.
Синнән якын кеше бармы икән?!
Без бәхетле тик син булганга.
Чын йәрәктән чыккан теләкләр белән барлык туганнарың.
Фото http://yandex.ru/images/search

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: