Хезмәт

Кадерле туганыбыз НУРИЯ ХАРИС кызы ГОСМАНОВА 22 гыйнварда 50 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

Пүскән авылында туып, Нормабашта гомер итүче кадерле туганыбыз НУРИЯ ХАРИС кызы ГОСМАНОВА 22 гыйнварда 50 яшьлек туган көнен билгеләп үтә.

Нурия! Без сине ихлас күңелебездән бу бәхетле көнең белән тәбрик итәбез. Син - һәрвакыт яхшы күңелле, сабыр, кешелекле, олы җанлы, ягымлы туганыбыз. Без сине чын күңелебездән ихтирам итәбез һәм яратабыз. Алдагы тормышың кайгы-хәсрәтләрсез үтсен, сәламәт бул, матур гомер ит, балаларыңның игелеген күреп, һәрвакыт шулай изге, сабыр, шат күңелле булып, озак яшә.
Кайгырма әле гомер уза диеп,
Без бергә бит, шунысы мөһимдер.
Туган җанлы булмаганнар гына,
Туган кадерләрен белмидер.
Ел арасы, юллар барасы
Кулбашына куллар саласы.
Туганнарның булмый ул яңасы,
Безгә мәңге бергә каласы.
Сине хөрмәт итеп, абыең гаиләсе.
Фото: http://kartinki-cvetov.ru/znachenija-buketov.html

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: