Хезмәт

Кадерлебез МАРСЕЛЬ ИСМӘГЫЙЛЬ улы НИЗАМИЕВНЫҢ 2 гыйнварда 50 яшьлек күркәм юбилее

Балтачта яшәүче кадерлебез МАРСЕЛЬ ИСМӘГЫЙЛЬ улы НИЗАМИЕВНЫҢ 2 гыйнварда 50 яшьлек күркәм юбилее.

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Сиңа бәрәкәтле гомер, тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы телибез. Алдагы көннәреңдә дә гаиләбезнең ныклы терәге булып, балалар, оныклар ихтирамын тоеп, бергә-бергә тигезлектә озак еллар яшәргә язсын.
Тоеп яшә дөнья матурлыгын,
Якыннарның тоеп җьлысын.
Саулык бирсен Ходай бар гомереңә,
Бу бәхетнең иң-иң олысы.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә: гаиләң өчен җирдә
Син иң изге һәм иң кадерле.
Олы ихтирам белән тормыш иптәшең Фәрдия, кызларың Ләйсән, Зөһрә, киявең Данис, яраткан оныгың Динияр.
Фото: http://foto-cvetov.com/bukety18.htm

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: