Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерлебез РОЗА РИЗВАН кызы ГЫЙЛӘҖЕВАның 1 мартта матур бәйрәме – 55 яшьлек юбилее!

Әниебез! Сине ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез.

Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, әтиебез белән озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә!
Кайчан керсәң, өеңдә нур бөрки,
Каршылыйсың якты йөз белән.
Кайгы-хәсрәт җиңеләеп китә
Синең әйткән йомшак сүз белән.
Котлы булсын, әни, туган көнең,
Гел шатланып үтсен көннәрең.
Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарың, барлык дусларың.
Изге теләкләр белән әбиебез Нәгыймә, әтиебез Илсур, балаларың Айрат-Миләүшә, Алмаз-Гөлназ, оныкларың Энҗе, Дилә, Әминә.
Фото: http://www.buket77.ru/povod/yubilei

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250