Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

«Кама» күмәк хуҗалыгы эшчәннәре: «Рәкыйп Нәкыйпович, җаныбызда горурлык, соклану хисе уята торган җитәкче»

Бу дөньяда кеше гомере иң кыйммәтле нәрсә. Артка борылып караган саен узган гомер юллары күз алдына килә, хатирәләр яңара. Гомернең заяга узмаганына сөенеп, гомер көзләренә кергәндә җимешләрнең өлгергәнлеген әкрен генә барлый башлыйсың.

Яхшы әтинең хакы - йөз яхшы, остазның хакыннан да олырак, ди халык мәкале. Тәртипле, кешелекле кешенең нигезе гаиләдән башлана.Ул гаиләдә яхшы, таләпчән әти. Таләпчәнлегенең дәвамы үзе идарә иткән хуҗалыкта яктыртыла. Тотынган эшен ахырына кадәр җиткерүе, тырышлыгы өчен олы хөрмәт казана да инде ул. Кеше гозерен аяк астына салып таптауны белми, үз эшенең фанаты. Катгыйлык, принципиальлек, катылык канына сеңгән аның, һәрвакыт яңа идеяләр белән янып дөрләп яши. Сүзебез «Кама» хуҗалыгы җитәкчесе Рәкыйп Нәкыйп улы Нәҗипов хакында.

Хөрмәтле Рәкыйп Нәкыйпович! Сез иң абруйлы, җаныбызда горурлык, соклану хисе уята торган җитәкче, эшегезгә тугры, көчле рухлы, халык белән яхшы мөгәлләмәдә эшли беләсез. Хуҗалыгыбызны Татарстанда алдынгылар сафына чыгаруда, җирле халыкның тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен баетуда армый-талмый көч куясыз. Сезнең хезмәтегез дәүләт тарафыннан да югары бәяләнде - Татарстанның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булдыгыз. Сез язмыш тәгаенлеген, аның дәрья суларына тиң киңлеген, таулар биеклеген, дингез тирәнлеген тоеп, алдыгызга килгән каршылыкларны җиңә-җиңә, язмышның бүләкләрен тоеп, кулыгызны йөрәк турысына куеп һәрчак туры юлдан атлыйсыз. Җирлектә яшәүче күп кешенең сәламәтлеге, иминлеге өчен кайгыртасыз. Яшәүнең мәгънәсен аңлап, тормышыгыздан ямь-тәм табып, җирдә игелекле гамәлләр кылып яшәвегез өчен Сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Сезне туган көнегез, юбилеегыз белән ихластан котлыйбыз, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле, сәламәт булыгыз.

Мангаегыздагы сырлар - узылган еллар,
Борчылуларыгыз эзе - ак чәчегез.
Барлык кеше Сезгә рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 50 яшегез.

Гаилә нигезегез нык булсын,
Рәхмәт ишетегез һәрбер яхшылыгыгызга.
Кешеләргә кылган изгелегегез, игътибарыгыз,
Савап булып кайтсын үзегезгә.

Сезгә олы ихтирам һәм игътибар белән «Кама» күмәк хуҗалыгы эшчәннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250