Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Карадуган авылында яшәүче РИНАТ НУРГАЛИЕВның 65 яшьлек юбилее

Карадуган авылында яшәүче кадерле әтиебез РИНАТ НУРГАЛИ улы НУРГАЛИЕВның 15 апрельдә 65 яшьлек юбилее.


Кадерле әтиебез! Сине гомер агышының истәлекле бәйрәме - 65 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Күңелләрдә сиңа булган хисләребезне сүзләр белән генә аңлата алмыйбыз. Безнең өчен син дөньяда иң кадерле, иң кирәкле, иң үрнәк зат! Киләчәкнең ал таңнары сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар, олы бәхет алып килсен. Кайгы-хәсрәт күрсәтмичә, әниебез Миләүшә белән җир-яңгыр тидермичә, кадерләп үстергән балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, безнең арада озын-озак яшәвеңне телибез. Киләчәктә дә безгә кирәк, терәк булып, үтемле, дөрес киңәшләреңне биреп яшә, әткәй!

Син бит безнең яшәешнең яме,
Һәркайсыбыз өчен олы терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит безнең өчен бик кирәк.

Сиңа олы ихтирам һәм изге теләкләр белән әниебез Миләүшә, балаларың Лилия, Руслан, Марат, кияү-киленнәрең, оныкларың.
Фото: http://svistanet.com/fotografiya/bukety-cvetov-foto.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250