Хезмәт

Балтач районы

Котлыйбыз

Кариле авылында гомер итүче әтиебез ФӘНИС ЗӘЙНУЛЛИНның, әниебез ГӨЛШАТның күркәм бәйрәмнәре.

Кояшлы, гөрләвекле апрель ае гаиләбез өчен икеләтә истәлекле. 9 апрельдә моннан 45 ел элек туып, бүген Кариле авылында гомер итүче әтиебез ФӘНИС ЗӘЙНУЛЛИНның, 13 апрельдә моннан 40 ел элек дөньяга килгән әниебез ГӨЛШАТның күркәм бәйрәмнәре.

Кадерлеләребез! Сезне гомер бәйрәмнәрегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сез - һәрвакыт безнең киңәшчебез, терәгебез, ярдәмчебез. Безнең өчен яшисез, һәрберебез өчен өзелеп торасыз. Эш сөючәнлегегез, туганчылыклы, мәрхәмәтле һәм сабыр булуыгыз - безнең өчен үрнәк өлгесе. Күңелләрегезнең шифасы, җылы кулларыгызның назы, чиксез мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә, әти-әниебез! Киләчәгегез борчу-хәсрәтсез, бары сөенеч-шатлыкта гына узсын. Капкабызны кайгы-хәсрәт җилләре какмасын. Тормышыбызга ямь өстәп, саулык белән, һәрберебезнең игелек-шәфкатен тоеп, һәр яңа туган көнгә куанып, пар канатлар булып, озын гомер кичерергә, алдагы түгәрәк юбилейларга янәшә җитәкләшеп барырга насыйп булсын Ходайдан.
Сез булганда дөнья матур,
Сез булганга дөнья түгәрәк.
Шул түгәрәк эчләрендә
Озак яшик әле бергәләп.
Иң изге теләкләр белән улыгыз Илшат, кызыгыз Ландыш. Бу теләкләргә һәр ике яктан әби-бабаларыбыз һәм барлык туганнар кушыла
Фото: http://www.daricvetok.ru/galereya/bukety_roz/?p=1

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250